«Рәхмәт Сезгә, яраткан автор!»: китап уку марафоны (0+)

Бесплатно

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 3 марттан 5 мартка кадәр «Рәхмәт Сезгә, яраткан автор!» дигән китап уку марафоны уздыра. Чемпионат Бөтендөнья язучылар көне кысаларында (3 мартта билгеләп үтелә) һәм танылган шагыйрә, прозаик, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Әлфия Ситдыйкованың 65 яшьлек юбилеена багышланды. 

Марафонда теләге булган һәркем катнаша ала. 

Марафонда катнашучыларга:

– Әлфия Ситдыйкова әсәрләрен сәнгатьле итеп укыганны видеога яздырырга;
– видеоязманы #любимыйавтор хэштегы белән ВКонтактедагы үз битеңдә урнаштырырга, анда оештыручы аккаунтын билгеләргә (@bibl_chelny (Центральная библиотека г. Набережные Челны) һәм фамилия, исем, уку йортын (эш урынын) күрсәтергә. 

Марафонда катнашучыларның чыгышлары рус һәм татар телләрендә була ала һәм 3 минуттан артмаска тиеш. 
Эшләр түбәндәге техник таләпләргә туры килергә тиеш:
– видеоязмалар HD1280x720p яки FHD1920x1080p форматында 
– горизонталь.

Марафон нәтиҗәләре турында мәгълүмат оештыручының www.библиотека-челны.рф сайтында урнаштырылачак.
Барлык катнашучылар да электрон Катнашучы дипломы белән бүләкләнәчәк.

«ҮКС» МБУ  катнашучыларның видеоларын коммерцияле булмаган максатта һәм авторның исемен күрсәтеп, үз эшчәнлегендә кулланырга хокуклы. 

Элемтә өчен мәгълүмат: «ҮКС» МБУ, Чаллы ш., Х. Ямашев б-ры, 4/14 А йорты. Шәһәр үзәк китапханәсе.
Координатор: Каюмова Регина Нурфаязовна – балалар белән эш буенча директор урынбасары. 
Телефон (8552)70-02-29, е-mail: ibrary-zam.cdb@mail.ru

Марафонны оештыру һәм уздыру турында Нигезләмә

Поделиться: