Халыкара гаилә көненә уку марафоны (6+)
13 май көнне 23 нче санлы китапханәдә балалар өчен, Халыкара гаилә көне кысаларында, «Китап тарихы – минем гаиләм тарихы» дигән уку марафоны узды. Балалар бәйрәмнең тарихы турында мәгълүмат алды, яраткан әсәрләреннән өзекләр укыды, «Гаиләгезнең яраткан китабы» дигән экспромт-әңгәмә сорауларына җавап бирде, «Халык акылы ни сөйли», «Өй нәрсәдән башка була алмый», «Бу кем?» бәйгеләрендә катнашты, анда туганнары турында сорауларга җавап бирде һәм табышмаклар чиште. «Сукранулар» бәйгесе бик күңелле узды, анда текст, мимика кулланып, бирелгән темага сөйләштеләр. Иң «сукранучы», артистлык сәләте булганнары приз алды. Яшь дуслар зур мавыгу белән «Йөрәкчекне тапшыр» уенында бер-берсенә матур сүзләр әйтте. |