«Яраткан китаплар чәчәк аткан алан»: әдәби ассорти (6+)

18 ноябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә 2022 елның юбиляр язучыларына багышланган «Яраткан китаплар чәчәк аткан алан» дигән әдәби ассорти узды. 

Любимых …
2
1
3

Чара вакытында балалар С. Маршак, Д. Мамин-Сибиряк, А. Линдгрен һәм Г. Остерларның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Балалар әлеге язучыларның иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирде, «Өченчесе артык» бәйгесендә катнашты. Кызлар һәм малайлар бик теләп Григорий Остерның «Зарарлы киңәшләрен» укыды, «Математика буенча кызыклы әсбап» табышмакларын чиште, «Дошманнар турында кызык анткета»ны тутырды. «Визгкультура» дәреслеге исә, билгеле инде, балаларга сәламәт тормыш рәвеше алып барырга ярдәм итә. Укучылар бик теләп «Акыллы балаларга акыллы китаплар» китап күргәзмәсе белән танышты.

Чара Дмитрий Мамин-Сибиряк иҗаты буенча «Серая шейка» мультфильмын карау белән тәмамланды.                

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: