Туган телне ярат һәм сакла (18+)
Шәһәр үзәк китапханәсе «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Туган телне ярат һәм сакла» дигән әдәби-танып белү сәгате уздырды. 2021 ел күренекле вакыйгаларга бай – татар шигъриятенә нигез салучы Габдулла Тукайның тууына 135 ел булу һәм «Рус теленең аңлатмалы сүзлеге» авторы Владимир Иванович Дальның тууына 220 ел тулу. Китапханәче һәр телнең матур һәм бай булуы, телне танып белү рухи тамырларны, бар мәдәниятнең әхлакый нигезләрен аңлауга илтүе турында сөйләде. |