Иң яхшы бүләк (6+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен «Чәчәкле алан» дип аталган мастер-класс уздырылды. 

Балалар кулы белән тылсымлы чәчәкләр таҗларын ачты, алар өстендә матур күбәләкләр очты. Балалар бик кызыксынып яңа күнекмәләрне үзләштерде, гади кораллар, кәгазь һәм җилем ярдәмендә матурлык тудырырга мөмкин булуын белде. 

Чөнки туганнарга, якыннарга иң яхшы бүләк – үз кулларың белән ясалганы. 

Поделиться: