Өлкәннәр көненә багышланган кичә (18+)
4
Октябрь 2017
Чәршәмбе
3 нче октябрь көнне 1 нче мәгълумати-китапханә үзәге өлкәннәр көненә багышланган кичә уздырды. Китапханәчеләр, «4,5,6» комплексы ТОС белән берлектә, күңел җылысын биреп бу кичәгә әзерләнделәр. Алып баручы кунакларны бәйрәм белән котлады, котлау сүзләрен әйтеп, көзге чәчәк бәйләме төзергә тәкъдим итте. Җылы котлау сүзләре белән ТОС рәисе Светлана Исаева, 18 нче мәктәп укытучысы Мукаева Галина чыгыш ясады. Яшь булу серләрен сөйләп, Бикешкина А.М. физкультура күнегүләре күрсәтте. Күп куандыргыч мизгелләр бүләк итеп,18 нче мәктәп һәм 78 нче Пушкин пролицеенда укучы балалар чыгыш ясады. Кичә ахырында ПМК «Зарница» клубында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән ясалган сувенирлар бүләк иттеләр. |