«Балаларга «Ак роза» турында»: әдәби бәйге (6+)

Бесплатно
Время проведения: 09.11.2021-09.05.2022

«Бәхетле вакыйгалар» («Счастливые истории») хәйрия фонды «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» Татарстан Республикасының Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе һәм «Евразия» Оренбург хәйрия фонды ярдәме белән «Балаларга «Ак роза» турында» дигән әдәби бәйге уздыра.

Бәйгене үткәрүнең максаты – Россиядә Германия елы кысаларында «Ак роза» хәрәкәте тарихы белән таныштыру һәм әлеге хәрәкәт истәлегенә багышланган биш иң яхшы әсәрне ачыклау. 

Бәйгегә теләсә кайсы жанрдагы (шигърият, чәчмә әсәр, эссе, пьеса), 6 яшь һәм аннан өлкәнрәк балалар өчен язылган, «Ак роза» хәрәкәте истәлегенә багышланган әдәби әсәрләр кабул ителә. 

Бәйгене уздыру шартлары белән тулырак Нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Ак роза — Өченче рейхтагы яшерен Каршылык күрсәтү төркеме. Ул Мюнхен университеты студентлары тарафыннан оештырыла һәм 1942 елның июненнән 1943 елның февраленә кадәр эшчәнлек алып бара. Александр Шморель һәм аның дуслары — Кристоф Пробст һәм Ганс Шолль — немец халкын нацистлар режимына каршы көрәшергә чакырып, листовкалар тарата башлый. Фикердәшләр төркеме ярдәмендә алар телефон белешмәлегеннән очраклы сайлап алынган адреслар буенча үз өндәмәләрен тараталар. «Ак роза» антифашистлар төркеме лидерлары (Александр Шморель, Ганс һәм Софи Шолль, Кристоф Пробст һ.б.) гитлер режимына каршы көрәшкән өчен 1943 елда Мюнхенда җәзалап үтерелә. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, «Ак роза» исеме Каршылык күрсәтү хәрәкәте символларының берсенә әйләнә һәм немецлар арасында да фашистларга каршы көрәшүчеләр булганлыгына бер дәлил булып тора. «Ак роза» хәрәкәтендә катнашучылар Германиянең милли геройларына әверелә, аларның исемнәре белән урамнар, мәйданнар, мәктәп һәм гимназияләр аталган.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: