«Юлия Друнина: Минем яшьлегем утта» әдәби кичәсе (12+)

17 октябрьдә 10 нчы санлы китапханә «Фронт шагыйрьләре, сезнең гомерләрне сугыш рифмалаштырды…» программасы кысаларында мәктәп укучыларын фронтовик-шагыйрь, исеме илебезнең Бөек Ватан сугышы турында әдәбиятының алтын фондына кергән Юлия Владимировна Друнинага багышланган чарага чакырды. 

10ф. Литературный вечер «Юлия Друнина Юность моя в огне». Слушаем стихи в авторском прочтении
10ф. Литературный вечер «Юлия Друнина Юность моя в огне». Участники мероприятия
10ф. Литературный вечер «Юлия Друнина Юность моя в огне»

Китапханә хезмәткәрләре сигезенче сыйныфлыларны шагыйрәнең фронт язмышы белән таныштырды, аның сугыштан соңгы тормышы турында сөйләде. Юлия Друнинаны лаеклы рәвештә фронт шигъриятенең хатын-кыз тавышы дип атыйлар. Чарада катнашучылар авторның «Я только раз видала рукопашный», «Зинка», «Я ушла из детства в грязную теплушку» һ.б. шигырьләрен тыңлый алды. Шулай ук чарада шагыйрәнең шигырьләренә язылган «Комбат», «На кургане», «Ты рядом…» җырлары яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: