«Йөрәгемдә минем Тукай» әдәби кичәсе (6+)

23 апрельдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге ишегалды клубында тәрбияләнүчеләр өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Йөрәгемдә минем Тукай» дигән әдәби кичә уздырды.
Чара барышында катнашучылар Тукайның шагыйрь буларак үсүендә мөһим роль уйнаган тетрәндергеч һәм гади булмаган балачак битләренә кагылды. Алга таба балалар аның әкиятләре һәм шигырьләре – күп еллар дәвамында яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә, гаделлеккә өйрәтүче әсәрләренең тылсымлы дөньясы буйлап илһамландыручы сәяхәткә юл тотты. Тукайның әкиятләр һәм шигырьләр дөньясы белән танышканнан соң, укучылар чараның иҗади өлешендә актив катнашты. Башта алар бик мавыгып шагыйрьнең  әсәрләреннән яраткан өзекләрен кычкырып укыды — бигрәк тә «Шүрәле» һәм «Бала белән күбәләк»тән юллар аеруча җылылык белән яңгырады. Шшуннан соң әдәби викторинада катнаштылар: әкият геройлары турында сорауларга җавап бирделәр, әсәрләрне таныдылар. 

Поделиться: