Тукай – шигърият чишмәсе (12+)

23 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел булуны бәйрәм итү кысаларында, 3 нче санлы китапханә урта мәктәп яшендәге укучылары өчен әдәби кичә уздырды.
Г. Тукай әсәрләре Ватанга, туган якка һәм халкына мәхәббәт белән сугарылган һәм матурлыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. 
Китапханәче презентация белән чыгыш ясады, шагыйрьнең иҗади юлы һәм тормышындагы кызыклы фактлар турында сөйләде. Укучылар белән шигырьләрне рольләргә бүлеп уку үткәрелде, шулай ук балалар Г.Тукай әсәрләре буенча викторинада актив катнашты, җиңүчеләр дипломнар алды. 
Балалар әзерләгән «Су анасы» әкиятен сәхнәләштерү чараның йөзек кашы булды.  
Чара шагыйрьгә багышланган тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән тәмамланды. 

Поделиться: