«Тукай – мәңгелек » / «Тукай – вечен»: әдәби кичә (12+)

26 апрельдә без күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны билгеләп үтәбез. Татар әдәбияты үсеше тарихына ул милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен булдырган бөек халык шагыйре буларак кереп алды.  
26 апрель көнне мәктәп укучылары өчен Г.Тукай иҗаты буенча үткәрелгән әдәби кичә «Тукай – мәңгелек» дип аталды. 1 нче санлы китапханә хезмәткәре электрон презентация ярдәмендә аларны бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрь биографиясеннән күп кенә яңа мәгълүматлар алды, татар халкының бөек улы Габдулла Тукай турында замандашларының истәлекләрен тыңлады. Аның Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темаларын чагылдырган шигырьләрен укыдылар, «Таз», «Су анасы», «Шүрәле» әкият-поэмалары белән таныштылар. Шулай ук аның шигырьләренә язылган җырларның музыкаль язмалары тыңланды. Чарага «Тукай безнең күңелләрдә» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Кичә туган телгә гимн – «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. 

Поделиться: