«Борис Васильевның тыныч таңнары» әдәби кичә (12+)

23 апрель көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә рус совет язучысы, сценарияче, дәүләт премияләре һәм бүләкләре лауреаты Борис Львович Васильевның тууына 100 ел тулуга багышланган «Борис Васильевның тыныч таңнары» дигән әдәби кичә узды.

оаено
PHOTO-2024-04-23-13-03-07
Презентация ярдәмендә китапханәче өлкән сыйныф укучыларына язучының тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактларны сөйләде. Алар авторның рус һәм совет классикасы фондына кертелгән «А завтра была война», «В списках не значился», «А зори здесь тихие», «Офицеры», «Не стреляйте белых лебедей» кебек үлмәс әсәрләре һәм шулар буенча төшерелгән нәфис фильмнар турында белде. «В списках не значился» повесте буенча Брест кирмәнен саклаучы рус солдаты Николай Плужников батырлыгы турында китапнамәне карау балаларга аеруча зур тәэсир итте. «Хәрби проза хезмәтчәне» викторинасы сорауларына җавап биреп, катнашучылар язучы иҗаты буенча яхшы белемнәрен күрсәтте. Борис Васильевның китаплары һәм фильмнары безне хәзер дә борчылдыра, дулкынландыра, җуелмас тәэсир калдыра һәм сугыш башка кабатланмаска тиеш дигән уйлар тудыра.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: