«Әдәби Чаллы»: Вера Петровна Хәмидуллина иҗаты буенча әдәби кичә (12+)

29 март көнне язгы каникуллар кысаларында өлкән сыйныфлылар өчен 15 нче санлы китапханә В.П.Хәмидуллина иҗаты буенча «Әдәби Чаллы» дип аталган әдәби кичәләр уздырды. 

15
IMG_20230321_124242
IMG_20230329_090036
IMG_20230321_124812
IMG_20230321_125647

Кичәдә балалар шагыйрә, язучы, тәрҗемәченең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. «Одушевленные сказки» җыентыгындагы «Как чучело ворону проучила» әкиятен сәхнәләштерү яшүсмерләргә үзләрен актерлар итеп хис итәргә ярдәм итте. «Язучыны таны» интерактив уены балаларны Чаллы язучылары һәм шагыйрьләре белән таныштырды. Алар бик теләп шигырьләр һәм хикәяләрдән өзекләр укыды. 

Кичә Вера Петровнаның «Руку протяну» шигыренә видеоязма карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: