Габдулла Тукай иҗаты буенча әдәби кичә (12+)

11 апрель көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Татар язучылары: китаплар һәм язмышлар//Татарские писатели: книги и судьбы» программасы кысаларында Г. Тукай иҗаты буенча «Милләтемнең йөзек кашы» дигән әдәби кичә уздырды.

14 фил
14ф. Тукай2
14ф Тукай
14ф. Тукай1

Аның үлемсез шигърияте йөз елдан артык инде кешедә иң яхшы хисләрне уята һәм үз билгеләнешең турында уйланырга, Ватан һәм кешеләр язмышына битараф булмаска мәҗбүр итә. Татар әдәбияты үсеше тарихына ул милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен булдырган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. Китапханәче Габдулла Тукайның рус классикасын яхшы белүе, рус теленнән татар теленә тәрҗемә эшенә күп көч куюы турында сөйләде. Ул үз тәрҗемәләрендә укучыга М. Ю. Лермонтовның давыллы шигырьләрен, А. Н. Майков, И. С. Никитин шигъриятен, Л. Н. Толстойның бөек иҗат әсәрләрен җиткерә. Ә сәнгати идеал аның өчен А. С. Пушкин була. Балалар шагыйрь турындагы презентацияне карады, аның шигырьләрен укыды. Тукай китаплары туган як матурлыгын күрергә, мәрхәмәтлелеккә өйрәтә, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өнди. Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чор еракта калган саен, аның иҗатының тирәнлеге һәм мәгънәви эчтәлеге тагын да ачыла бара. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: