«Гаиләнең күктәге яклаучылары» әдәби кичә (18+)

Гаилә  – безнең һәрберебез өчен тормышта иң мөһим нәрсә – ул якыннар һәм туганнар, без яраткан, без үрнәк ала торган, без кайгырта торган, бәхет һәм яхшылык тели торган кешеләр.
8 июльдә 1 нче санлы китапханә «Гаиләнең күктәге яклаучылары» дигән әдәби кичә үткәрде.

123
321
Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башланды. Чыгыш гаилә бәхетен, мәхәббәтне һәм тугрылыкны яклаучылар Петр һәм Феврония, Феврониянең кенәз Петрны сихәтләндерүе турындв видеоролик-легенда күрсәтү белән үрелеп барды. 
Гаилә кыйммәтләре һәм туганнарны, якыннарны берләштерүче яхшы гореф-гадәтләрне үтәү турында сөйләштеләр. Кунаклар гаилә турында шигырьләр укыды һәм җырлар җырлады, гаиләнең әһәмияте турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде. Катнашучылар гаилә бәхете серләре, үз гаиләләре тарихлары белән уртаклашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: