Моң чишмәсе (6+)

«Бер күрешү – үзе бер гомер» дип исемләнгән чара кысаларында Үзәк шәһәр китапханәсенең әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен «Моң чишмәсе» кичәсе оештырылды. Чараның махсус кунагы Татарстан язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы, язучы  Рәзинә Сәетгәрәева булды.
Тамашачылар язучының тормыш, иҗат юлы белән танышты, кунакка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Рәзинә Габделбәр кызы иҗади уңышлары, яңа гына басылып чыккан «Джазлы Казан» җыентыгында өч җыры дөнья күрүе турында яңалыклары белән уртаклашты. Шулай ук кичәдә шагыйрәнең шигырьләре, җырлары башкарылды, «Светофор» әсәре сәхнәләштерелде. Эчтәлекле, җылы очрашу тамашачылар күңелендә якты хатирәләр калдырды. 

Поделиться: