«Мәңгелек мәхәббәт тарихы» әдәби кичәсе (0+)

20 августта Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә «Мәйдан» журналының Кол Гали иҗатына, аерым алганда, аның танылган «Кыссаи-Йосыф» поэмасына багышланган «Шигъри Мәйдан» проекты кысаларында оештырылган «Мәңгелек мәхәббәт тарихы» дигән әдәби кичә узды.  

9
8.
7
6
5
4
3
2
1
10.
Чарада Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, филология фәннәре кандидаты, Татарстан язучылар берлегенең Чаллыдагы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, филология фәннәре докторы, ТРның атказанган укытучысы Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре кандидаты Лилия Хөснетдинова, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Рәзинә Мөхияр катнашты. Кунаклар шагыйрь иҗатының төп аспектлары турында фикер алышты һәм әсәрдә күтәрелгән төп темаларны ачты: түземлек, ата һәм ул арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, бертуганнар темасы, хакимлек итүче проблемасы һәм аның халык иминлеге өчен шартлар тудыруда роле һ.б. 

Чара барышында «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Кәүсәрия Җамалиева һәм Рәйхана Шадаева поэмадан өзекләр укыды. Аларның сәнгатьле укуы тамашачыларны, поэма геройлары образларын җанландырып, борынгы сюжет рухына алып кереп китте. «Энергетик» мәдәният сараеның «Замана» халык ансамбле солистлары Зәбир Хәлимов һәм Миңнегали Әхмәтшин «Рамбар» татар халык җырын тәкъдим итте.

Очрашуда шәһәр язучылары Мансур Сафин, Айрат Суфиянов, Лилия Гыйбадуллина, Рәкит Аллабирде, Зөләйха Минһаҗева, Айрат Шәйхетдиновлар катнашты. Алар Кол Гали иҗатына карата үз карашлары белән уртаклашты һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрне яңгыратты. 
Чарага «Ләйсән» (Чаллы шәһәре), «Кама таңнары» (Түбән Кама шәһәре), «Чулман» (Алабуга шәһәре), Сарман, Менделеевск һәм Зәй әдәби берләшмәләре әгъзалары чакырылган иде. Аларның һәрберсе үз шигырьләрен тәкъдим итте. 
Кичә барышында һәркем Кол Гали иҗаты буенча китап күргәзмәсе белән таныша алды. 
«Мәйдан»  журналының баш редакторы Ризидә Гасыймова проект кысаларында күтәрелгән темаларның актуальлеген билгеләп үтте һәм кичәнең һәр кунагына рәхмәт белдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: