«Факил Сафин – ирекле шагыйрь» әдәби кичәсе (12+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре шагыйрь, прозаик, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш, Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә уздырды. Китапханәче язучының тормыш юлы белән таныштырды, Факил Миңнемөхәммәт улының иҗаты һәм китаплары турында презентацияне күрсәтте. Балалар язучының иҗаты буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Алар Факил Сафинның олы әдәбиятка 1988 елда язылган «Соңгы көз» повесте белән килеп керүе турында белде. Ул үзенең беренче эше белән укучыларының игътибарын җәлеп итә, аның китаплары кибет киштәләреннән тиз арада алынып бетә, укучылары кулдан кулга йөртеп бу китапларны яратып укый. Аның иҗатында романнар, повестьлар, трилогияләр, публицистик мәкаләләр, шигырьләр, эпиграммалар, пародияләр бар. Язучының һәр әсәре дә диярлек татар әдәбиятында якты эз калдыра. 

ваирав
Сафин фото
фото Ф. Сафин
фото4
фото3

Факил Сафинның иҗади эшчәнлеге балалар әдәбияты белән дә тыгыз бәйләнгән. Күп еллар дәвамында ул популяр «Көмеш кыңгырау» балалар газетасын җитәкли. Ул мавыктыргыч балалар китаплары авторы. Кичәдә балалар «Кошлар яратучы малай», «Керпенең шәһәргә сәяхәте» китапларыннан шигырьләр укыды. Шулай ук Факил Сафинның музыка өлкәсендәге эшчәнлеге дә аерым игътибарга лаек. Аның «Кыңгыраулы мәктәп еллары», «Ялына димәсеннәр» җырлары яңгырады. Шагыйрьнең үз шигырьләрен укыганның видеоязмалары күрсәтелде. Чара азагында катнашучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында викторина сорауларына җавап бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: