«Тукай – шигърият чишмәсе» әдәби иртә чарасы (6+)

26 апрельдә бөтен дөнья бөек татар шагыйре Г.Тукайны искә ала. Ул татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен булдырган бөек шагыйрь буларак кереп кала. 
Г.Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан, 3 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Тукай – шигърият чишмәсе» дигән әдәби иртә чарасы уздырды.

9
IMG-20240426-WA0220
DSC02682
IMG-20240426-WA0218 (1)
DSC02681

Чара барышында нәниләр Тукай иле буйлап сәяхәт итте. Яшь китап сөючеләр шигырьләр, мәсәлләр укыды, җырлар җырлады, «Без – Тукай оныклары» дигән китап күргәзмәсе белән танышты.
Г. Тукай әкиятләре фольклор материалга нигезләнеп, бай шигъри образлар белән язылган. Аларда бик күп могҗизалар һәм кызыклы вакыйгалар. Балалар әкият геройларын тасвирлауда бик актив катнашты, әсәрләрдән өзекләрне сөйләде. Г.Тукайның матур рәсемле китапларын – татар фольклоры мотивлары буенча 1907 елда язылган «Шүрәле» поэмасын һәм «Су анасы» әсәрен карады. 

Чара Г.Тукайның «Туган тел» җырын барысы бергә башкару белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: