«Без – Тукай оныклары»: әдәби чара (6+)

26 апрель көнне 3 нче санлы китапханә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу хөрмәтенә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Без – Тукай оныклары» дигән әдәби чара уздырды.
Чарада нәниләр Тукай иле буйлап сәяхәт итте. Китапларның яшь дуслары шигырьләр, мәсәлләр укыды, җырлар җырлады, китап күргәзмәсе белән танышты. 
Г. Тукайның матур рәсемле китапларын, 1907 елда татар фольклоры мотивлары буенча язылган «Шүрәле» поэмасын һәм «Су анасы» әсәрен карадылар. Г. Тукай әкиятләре фольклор материаллары нигезендә, бай шигъри образлар белән язылган. Аларда бик күп могҗизалар һәм кызыклы вакыйгалар очрый. Балалар әкият геройларын тасвирлауда бик актив катнашты, әсәрләрдән өзекләрне сөйләде. 
Чара бергәләп Г.Тукай сүзләренә язылагн «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамланды. 

Поделиться: