«Күңелле балачак илендә» әдәби дәресе (0+)

Балалар шагыйрәсе һәм язучысы Агния Бартоның тууына 120 ел тулу уңаеннан кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Күңелле балачак илендә» дигән әдәби дәрес үткәрелде. Китапханәче балаларны юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннан соң укучылар китаплар белән танышты, киселгән иҗекләрдән сүзләр җыйды, «Игрушки» шигырьләр циклыннан юлларны җаваплар белән туры китерде һәм шигырьләрдә табышмаклар чиште. 

20260211_100822
20260211_104023
20260211_104051

«Агния Бартоның шаян шигырьләре» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсендә балалар матур шигырьләр һәм аларга иллюстрацияләр белән китапларны кызыксынып карады. Әдәби дәрес А.Барто шигыре буенча төшерелгән «Снегирь» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: