«Елмаю һәм көлү – барыбыз өчен дә» әдәби дәресе (6+)

24 мартта 16 нчы санлы китапханә хезмәткәре кече яшьтәге балалар өчен совет балалар язучысы, кинорежиссёр, күп кенә мультфильмнар авторы Николай Николаевич Носовка багышланган «Елмаю һәм көлү – барыбыз өчен дә» дигән әдәби дәрес уздырды. Чара барышында балалар язучының тормышыннан кызыклы фактларны белде, фантазиячеләр, Беләмән һәм Белмәмеш, Винтиклар һәм Шпунтикларның ничек яшәве, ничек ботка пешерергә өйрәнергә икәнлеге һ.б. ларны ачыклады.

фото 616a24.03
фото116ф24.03
фото216ф24.03
фото324.0316ф

Балалар «Носов китаплары парады» интерактив викторинасы сорауларына җавап бирде, «Механиклар» хәрәкәтчән уенында актив катнашты һәм «Әдәбият һәм математика» бәйгесе мәсьәләләрен чиште. Очрашу азагында кызлар һәм малайлар «Бобик Барбоста кунакта» мультфильмын карады. Нәни китап сөючеләр «кызык» итеп язарга сәләтле Н.Н.Носовның шаян хикәяләре битләре буйлап бик теләп «сәяхәт итте». «Күңелле талант», — ди өлкәннәр аның турында, ә балалар, аның әсәрләре геройлары маҗараларын укып, чын күңелдән көлә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: