«Кырыс заманнар шаһиты» әдәби дәрес (12+)
22 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан укучылар өчен рус язучысы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, диңгез инженеры, киносценарияче Евгений Замятинның 140 еллыгына багышланган «Кырыс заманнар шаһиты» дигән әдәби дәрес үткәрелде. Укучылар Россиядә һәм дөньяда булган зур борылышларны кичергән XX гасырның күренекле рус язучылары һәм фикер ияләренең берсе белән танышты. Евгений Иванович Замятинның әдәби иҗаты һәм инженерлык эшчәнлеге белән бәйле уникаль табышлар турында белделәр. «Мы» фильмыннан өзекне карадылар һәм XX гасырның иң танылган әдәби антиутопияләренең берсе булган әлеге кызыклы, фантастик романда тасвирланган вакыйгалар турында фикер алыштылар. Е.И. Замятинга чын танылу китергән әсәрнең бүгенге көндә дә ни өчен кайнар бәхәсләр, капма-каршы фикерләр тудыруы һәм беркемне дә битараф калдырмавы турында белделәр. |