«Гадел, чиста китап битләре» әдәби дәресе (6+)

23 гыйнвар көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә Аркадий Гайдарның юбилеена багышланган «Гадел, чиста китап битләре» дигән әдәби дәрес үткәрелде. Чара вакытында балалар безнең өчен инде еракта калган чорлар, кешеләрнең ничек яшәве: Аркадий Гайдар үз әсәрләрендә тасвирлаган яхшылык, гаделлек һәм тугрылык турында тыңлады. Укучылар язучының үз тормышыннан бигрәк Кызыл Армияне яратуы, ә кешеләрдә үз иле өчен файдалы итеп яши белүне аеруча яхшы бәяләвен белделәр. Балалар әдәбиятын әлеге күренекле язучының әсәрләреннән башка күзалдына китерү дә авыр. Аның каләме яхшылык, бурыч, намуслылык һәм вөҗданлык турында күп буын балаларның яраткан китапларын тудырган. Бу китаплар бүген дә популяр, чөнки алар гадел, тугры, кыю, тыйнак булырга өйрәтә. 

лвлавв0
1
2

Чара барышында балалар викторина сорауларына җавап бирде, язучының әсәрләре буенча кроссворд чиште. Чара азагында кызлар һәм малайлар «Горячий камень» әкиятен карады. Бу укучысын тормыш мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итүче, «Нәрсә ул бәхет?» турындагы бик кызыклы тарих.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: