«Гогольне аңлап» әдәби дәрес (12+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре тарафыннан укучылар өчен бөек рус язучысы, шагыйрь, драматург, танылган рус әдәбияты классигы Николай Васильевич Гогольнең тууына 215 ел булуга багышланган әдәби дәрес үткәрелде. Чарада катнашучылар тормышы бик күп серләр һәм табышмаклар белән уратып алынган иң серле һәм мистик рус язучысының иҗатына кагылды. Аның бөек рус шагыйре А. С. Пушкин белән үзара мөнәсәбәтләре, фамилиясенең кая барып тоташуы, ата-бабалары, күңелендә калган һәм соңыннан легендар «Вечера на хуторе близ Диканьки» әсәренә әйләнгән балачак хис-кичерешләре турында сөйләгәнне тыңлады. Катнашучылар аның үлмәс «Ревизор», «Мёртвые души», «Тарас Бульба» һ.б. әсәрләре даһилыгын, үткен акылын, шулай ук кеше табигатен һәм психологиясен тирән аңлавын бәяләде. Язучының бу әсәрләре буенча төшерелгән кинофильмнардан өзекләр тыңлаганнарга яхшы өстәмә мәгълүмат булды. Язмышында рус әдәбияты һәм шул заман иҗтимагый фикере чагылган Н.В. Гоголь китаплары турында укучыларының фикерләре һәм хис-кичерешләренә аеруча зур игътибар бирелде. |