«Күптөрле Достоевский»: әдәби дәрес (16+)

29 ноябрьдә шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге Л.Б.Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы укучылары өчен «Күптөрле Достоевский» дигән әдәби дәрес уздырды. Ул бөек рус язучысы, публицист, акыл иясе һәм фәлсәфәче Фёдор Михайлович Достоевскийның 200 еллыгына багышланды. 
Әлеге әдәби дәрес укучыларга күренекле рус язучысы Федор Достоевскийның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрен киңәйтергә мөмкинлек бирде. Чара барышында укучылар язучы биографиясеннән төп фактларны белделәр, тирән психологик мәгънә һәм фәлсәфи тәнкыйть белән аерылып торучы «Преступление и наказание», «Братья Карамазовы», «Идиот» романнарына тукталдылар. Аның тормыш юлында зур роль уйнаган кешеләр һәм аның игътибар үзәгендә булган һәм әсәрләре прототипларына әйләнгән сөйгәннәре М. Исаева, А. Сниткина белән таныштылар.
Шулай ук чарага килүчеләр игътибарына танылган романнары буенча төшерелгән фильмнардан өзекләр һәм бүгенге көндә дә Россиядә һәм бөтен дөньяда иң күп укылучы авторларның берсе булып калучы даһи язучы турында документаль фильмнардан өзекләр күрсәтелде. 

Поделиться: