«Юрий Бондаревның сугыш һәм тынычлык мизгелләре» әдәби сәгате (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен фронтовик язучы Юрий Бондаревның тууына 100 ел тулуга багышланган «Юрий Бондаревның сугыш һәм тынычлык мизгелләре» дигән әдәби сәгать уздырды. Алып баручы катнашучыларга яшьлеге сугыш елларына туры килгән язучы Юрий Васильевич Бондаревның тормыш юлы һәм әдәби иҗаты турында сөйләде. Укучылар авторның үзе дә катнашкан Сталинград сугышы вакыйгаларын яктырткан иң танылган «Горячий снег» романы, «Батальоны просят огня» дигән тетрәндергеч повесте һәм шулай ук сугыштан соңгы елларда илебезнең тормышын чагылдырган «Берег», «Тишина» романнары турында ишетте.

ррырырырырыр
3f9d61d9-d76f-491e-a25a-867acabb86ac
5613de31-8862-45d2-a2b6-dc486e685619
c636fe0e-1146-49ee-93a0-d2db13920a62 (1)

Катнашучылар игътибарына «Горячий снег», «Батальоны просят огня» фильмнарыннан өзекләр һәм шулай ук Юрий Бондарев әсәрләре буенча төшерелгән кинофильмнардагы «На безымянной высоте», «Горячий снег» җырларының видеоклиплары тәкъдим ителде. Балалар язучының әдәби, дәүләт һәм иҗтимагый бүләкләре, аның үз иҗатында совет солдатларының ныклыгын, батырлыгын күрсәтә алуы һәм бу бөек сугышта Җиңү өчен үз гомерләре белән түләгән һәлак булганнарның якты истәлеген сакларга тырышуы турында белде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: