«Эзе калды җиребездә, сүзе калды күңелебездә» әдәби дәресе (12+)

15 февраль көнне татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, исеме батырлык, Ватанга тугрылык һәм шигъри сүз көче символына әйләнгән Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Аның кешелеклелек һәм батырлык белән сугарылган шигырьләрендә инде бер генә буын тәрбияләнмәгән. Муса Җәлилнең югары кешелек идеаллары белән рухландырылган һәм кешеләргә карата кайнар мәхәббәт белән тулы шигърияте миллионлаган йөрәкләргә үз юлын таба. 
Шагыйрьнең 120 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, 12 февральдә 1 нче санлы китапханә «Эзе калды җиребездә, сүзе калды күңелебездә» дигән әдәби дәрес уздырды. Китапханәче шагыйрьнең гади булмаган биографиясе, аның иҗаты турында сөйләде, каһарман-шагыйрь турында документаль фильмны карап фикер алыштылар. Аның Берлинда сугыш төрмәсе диварлары артында язылган «Моабит дәфтәрләре»еннән шигырьләре белән таныштылар. Катнашучылар дулкынлану һәм тетрәнү белән «Бәхет», «Хуш, акыллым», «Эз», «Катыйльгә», «Вәхшәт» һ.б. шигырьләрен тыңлады. Дошман диварлары да сындыра алмаган буйсынмас шагыйрьнең героик юллары бүген дә актуаль. Алар кешеләрне һәлак булганнарны һәм тынычлык өчен көрәшкәннәрне онытмаска чакыра. 

Поделиться: