«Тукайның тылсымлы дөньясы» әдәби сандык (0+)

24 апрельдә шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Тукайның тылсымлы дөньясы» дигән әдәби сандык чарасы уздырды.
Чараның башында китапханәче бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы мәгълүмат бирде. Алга таба яшь укучылар «Шүрәле» шигъри әкияте белән танышты.

тукай
2ee93a62-c22a-4121-8be3-66d465ea6a9a
5d82dfb2-7397-416b-b307-6fe427997c56
6ce0e52e-a1be-4a78-b8b0-a08347823809
d002b707-f7a8-4f0a-9330-2393d89d3656
faa1fe13-f2d7-45ae-a681-9b0a44a6c2a4
69752a13-7930-4fc6-afbf-718d69b602fd

Көтмәгәндә кунакка Шүрәле килде һәм балаларга ул үзенең бер дә явыз түгеллеге, ә бары тик урманны табигатькә зыян салучы кешеләрдән саклавы турында сөйләде. Шүрәле нәни кунаклар белән бергә викторинада катнашты һәм Тукай шигырьләрен кычкырып укыганны тыңлады.
Чара азагында балалар игътибарына «Шүрәле» мультфильм-әкияте күрсәтелде.
Китапханәчеләр Тукайга багышланган тематик китап күргәзмәсе оештырды. Анда «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык әкияте», «Тукай дөньясына сәяхәт», «Кызыклы шәкерт» һ.б. китаплар тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: