«Конек-Горбунок» артыннан» әдәби ринг (6+)
25 марттан 28 мартка кадәр 10 нчы санлы китапханә, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, мәктәп укучыларын әдәби рингларга чакырды. Шуннан соң, командаларга бүленеп, балалар уенның «Геройны сөйләменнән таны», «Борынгы сүзлек», «Әкияттән саннар» һәм «Әкияттә хикмәт бар» дигән берничә раундларында катнашты. Яшь китап сөючеләргә әкият арифметикасы белән шөгыльләнергә, борынгы сүзләргә аңлатма табарга, тексттагы әйткән сүзләре буенча геройны танырга кирәк булды. |