«Туган телнең савыктыргыч чишмәсе»: әдәби бәйрәм (0+)

19 апрель көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Светлячок» балалар бакчасы белән берлектә, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Туган телнең савыктыргыч чишмәсе» дигән әдәби бәйрәм чарасы уздырды.

8 фил
2
3
1
4

Китапханәче балалар белән бергә Габдулла Тукай дөньясына гаҗәеп сәяхәткә юл тотты, анда бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Шагыйрьнең «Шүрәле» һәм «Су анасы» әсәрләрен кычкырып уку балаларны тылсымлы әкиятләр дөньясына алып кереп китте, бу әсәрләр туган як табигатенә игътибарлы булырга, үз кылган гамәлләрең өчен җавап бирә белергә, тапкырлыкка һәм зирәклеккә куана белергә өйрәтә. Әдәби бәйрәм «Бәхетле бала», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Бала белән Күбәләк», «Акбай» һ.б. шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук бәйрәм кунаклары Г. Тукайның «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигыре мотивлары буенча рус телендә «Татармультфильм» студиясендә төшерелгән мультфильмны карады. Чара татар халык гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: