«Китап укучы балачак илендә» әдәби бәйрәме (0+)

14 июнь, якты кояшлы көндә Үзәк балалар модель китапханәсе шәһәребезнең нәни укучылары өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукай скверындагы һәйкәл каршында «Китап укучы балачак илендә» дигән әдәби бәйрәм уздырды.
Кызлар һәм малайлар Белмәмеш белән бергә туплы күңелле уеннар уйнады, «Кояш – ромашка» һәм «Оча – очмый» бәйгеләрендә катнашты. Балалар «Ирекле микрофон» стилендә шигырьләр сөйләде һәм  «Туган тел» җырын җырлады. 

ннцнкн
MRYYs9bS_G0
NWNGC7Z5JIY
Pyk3oZd4Jic
zDJdQ3t4TSc
Xyww8CotXmI

Балалар көтмәгәндә бәйрәмгә килеп чыккан Су Анасына бик шат булды. Ул яшь укучыларга Тукай әкиятләре буенча табышмаклар әйтте, балалар барысын да җиңеллек белән җиңеп чыкты. Чара балаларга җәйне күңелле, файдалы итеп һәм китап белән үткәрүләрне теләү белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: