«Елмай, Планета! Объективта җәй!»: әдәби бәйрәм (0+)

Халыкара балаларны яклау көне – бөтен дөнья балаларын берләштерүче традицион бәйрәм, аларга янәдән үзләрен иң сөекле, күңелле, шат, Җир йөзендә иң төп кешеләр итеп тоярга ярдәм итә. 

Улыбнись…
20220601_105840
20220601_110704
20220601_110355
20220601_111609
IMG_20220601_105904

1 июньдә 8 нче санлы балалар китапханәсе 3 нче санлы китапханә белән берлектә «Елмай, Планета! Объективта җәй!» дигән әдәби бәйрәм уздырды. ЗЯБ бистәсенең «Ерак-ерактагы патшалык» скверында балачак бәйрәменең төп геройлары – малайлар һәм кызларны «Күңелле бөҗәк», «Бал кортлары» дигән шаян бәйгеләр, «Әкияти лото» хәрәкәтчән уены, җыр һәм бию уеннары, татлы бүләкләр көтте. Китап күргәзмәсе янында яшь китап сөючеләр өчен «Яраткан әкият юллары буйлап» викторинасы үткәрелде. Балалар вакытларын күңелле итеп үткәрде һәм көне буе җитәрлек яхшы кәеф, энергия туплады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: