«Балалар китабының каникуллары юк»: әдәби бәйрәм (6+)
22
Июль 2022
Җомга
12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре яшь китап сөючеләр өчен «Балалар китабының каникуллары юк» дигән әдәби бәйрәм уздырды. Балалар Уку иленә әдәби сәяхәт кылды, анда иң гадәти булмаган – зур һәм кечкенә, калын һәм юка, яңа һәм борынгы китаплар белән таныша, күргәзмәдән өйләрендә уку өчен китаплар ала алды. «Уку – иң яхшы белем алу» дигән әдәби викторинаның иң актив катнашучылары бүләкләргә ия булды. Балалар һәм аларның ата-аналарына яңа китаплар турында буклетлар, китапханә күрсәтә торган хезмәтләр турында визитка һәм флаерлар тапшырылды. |