«Тукай – безнең горурлыгыбыз»: әдәби бәйрәм (0+)

24 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча «Тукай – безнең горурлыгыбыз» дигән әдәби бәйрәм үткәрелде. Апрель традиция буенча Тукай ае дип санала. Бу көнне татарлар яшәгән илләрдә олуг шагыйрь, бөек талант иясенең туган көнен билгеләп үтәләр. 

тукай
IMG_4133
IMG_4113
IMG_4110
IMG_4119
IMG_4138
IMG_4171
IMG_4144
IMG_4184

Бәйрәмгә язучылар һәм шагыйрьләр, балалар бакчасына йөрүчеләр, урта мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы чакырылды. «Туган тел, шагыйрьләр теле» төбәк бәйгесе җиңүчеләре чараның бер бизәге булды. Кызлар һәм малайлар туган тел, туган як, аның табигатенә мәхәббәт хисләре белән сәнгатьле итеп бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Бәйгедә катнашучылар җиңүче дипломнары белән бүләкләнде. 

Танылган әкият герое Шүрәленең килеп чыгуы яшь кунаклар өчен сюрприз булды. Ул тамашачылар белән күңелле уеннар уйнады, викторина һәм бәйгеләр уздырды, балалар барысы да бик теләп сорауларга җавап бирде. Кунаклар шулай ук зур кызыксыну белән бөек шагыйрть турында үз шигырьләрен укыган шәһәребезнең танылган язучылары һәм шагыйрьләре чыгышларын тыңлады. Бу көнне чарага килгән шәһәрдәшләребез тыңлаучы гына булып утырмады, ә үзләре дә Габдулла Тукайның яраткан шигъри юлларын укыды, бу исә чарага үзенчәлекле төсмер өстәде. Бәйрәм татар халкы гимнына әйләнгән, барыбыз да яраткан «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. 

IMG_4193
IMG_4191
IMG_4200

Китапханә фойесында Габдулла Тукай әсәрләре һәм аның турындагы китаплардан торган күргәзмә тәкъдим ителде. Теләге булганнар өчен мастер-класс һәм фотозона эшләде. 

Габдулла Тукайга багышланган әлеге Шигърият бәйрәме кунаклар өчен күңелле һәм онытылмас мизгелләргә бай көн булып истә калыр дип чын күңелдән ышанабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: