Китапханә Сабан туена рәхим итегез! (0+)

Бесплатно

1 июнь көнне шәһәр үзәк китапханәсе ишек алдында «Балалар өчен Сабан туе» дип исемләнгән күңел ачу чарасы оештырыла. Ул Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелә.

Әдәби мәйданда Чаллының танылган шагыйрьләре, артистлары чыгыш ясаячак. Моннан тыш Сабан туена хас уеннар, төрле ярышлар уздырыла. Җыр-бию буенча осталар ачыкланачак, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. Биредә шулай ук мастер-класслар, гамәли-сәнгать күргәзмәсе үз эшен алып барачак. Бәйрәмебезнең махсус кунаклары «Озарение» эстрада вокалы студия солистлары чыгышы шәһәрдәшләребез күңелендә аеруча җылы хисләр уятыр дигән өметтә калабыз.

Рәхим итегез!

Поделиться: