«Төрле төсләрдән торган шигырьләр планетасы»: әдәби бәйрәм (0+)

16 июньдә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Габдулла Тукай скверында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән аларның иң яраткан ел фасылы – ямьле җәйгә багышланган «Төрле төсләрдән торган шигырьләр планетасы» дигән әдәби бәйрәм үткәрде. 

разноцветная планета стихов
цдб 1
цдб 2
цдб 3
цдб 4
цдб 5
цдб 6
цдб 7

Кунакларсыз бәйрәм – бәйрәм түгел, балалар янына күңелле клоун Нюша һәм мәрхәмәтле Җәй килде. Алар барысы бергә уен элементлары кергән күнегүләрдә катнашты, җырлар җырлады һәм дустанә рәвештә табышмаклар чиште. Балалар исә спорт эстафетасында җитезлекләрен һәм тизлекләрен күрсәтте, ә әдәби бәйгеләр беркемне дә битараф калдырмады. Нәни китап сөючеләр табигать һәм балалар дуслыгы турында шигырьләр сөйләде һәм хәтта Габдулла Тукайның «Кызыклы шәкерт» әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте. Чара азагында уздырылган бию флешмобы балаларга аеруча ошады. Бәйрәм башыннан ахырына кадәр күңелле һәм шаян рухта үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: