«Г.Тукай шигърияте дөньясы» әдәби бәйрәме (6+)

23 апрельдә Үзәк балалар модель китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Г.Тукай шигърияте дөньясы» дигән әдәби бәйрәм узды. 
Балаларны Тукай тудырган иң танылган әкият персонажларының берсе – Шүрәле каршы алды. Укучылар, укыган әкиятләре турында үз кичерешләре белән уртаклашып, Шүрәле белән «аралаша» алды. 
Шуннан соң балалар зур кызыксыну белән Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты: аның катлаулы язмышы, балачагы һәм яшьлеге турында сөйләгәнне тыңлады.  

IMG_20260423_125220_914
IMG_20260423_125220_925
IMG20260423114432
IMG20260423114744
IMG20260423114908

Шигырьләр уку чараның кульминациясе булды. Яшь катнашучылар, туган телгән мәхәббәтләрен һәм мәдәни мираска хөрмәтләрен күрсәтеп, Тукай әсәрләрен рус һәм татар телләрендә сәнгатьле итеп сөйләде. Чара азагында яшь кунаклар китапханәченең дулкынландыргыч итеп һәм артистларча шигырь укуын бик теләп тыңлады, бу аларга Габдулла Тукай шигъриятенең матурлыгын һәм моңын тагын да тирәнрәк тоярга мөмкинлек бирде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: