«Китап сөючеләр бәйрәме»: әдәби бәйрәм (6+)

Китапның туган көне – кызыксынучан балалар һәм китапка гашыйк өлкәннәр бәйрәме, яңа әдәби ачышлар һәм күңелле маҗаралар бәйрәме. 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын ачу «Китап сөючеләр бәйрәме» дигән чара белән башланып китте. Анда балалар янәдән үзләренең яраткан китаплары, яңа геройлар белән очрашты. Укучылар Балалар китабы атналыгы тарихы, яңа китаплар белән танышты, хәзерге заман балалар авторлары турында мәгълүматны тыңлады. Чара кунаклары, төрле уен һәм бәйгеләрдә катнашып, үзләрен чын китап сөючеләр буларак күрсәтте. Балалар шулай ук бик теләп әдәби бәйгедә катнашты, анда укылган өзек буенча әдәби геройның кайсы әкияттән икәнен бик җиңеллек белән ачыклады, викторина сорауларына бик актив җавап бирде, табышмаклар чиште, әдәби әсәр авторларын искә төшерде, тапкырлыкка биремнәр үтәде. Әлеге әдәби бәйрәм барлык катнашучыларга китап белән тылсымлы аралашу вакыты һәм яхшы кәеф бүләк итте. 

Поделиться: