«Бөек сатирик» әдәби портреты (+12)

22 гыйнварда шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен рус язучысы-сатиригы Михаил Евграфович Салтыков-Щедринның 200 еллык юбилеена багышланган  «Бөек сатирик» дигән әдәби портрет уздырды.
Китапханәче катнашучыларны Михаил Евграфовичның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, аның балачагы, укуы, дәүләт хезмәте һәм тормыш тәҗрибәсенең аның үткен сүзле сатирик әсәрләренә йогынты ясавы турында сөйләде. Балалар Салтыков-Щедринның укучылар яратып укый торган «Господа Головлевы», «История одного города», «Дикий помещик», «Повесть о том, как мужик двух генералов прокормил» әсәрләре турында кичерешләре белән актив уртаклашты.

9f079614-2279-4db0-a533-41178f15ac6d
b80d7c01-b55d-4520-b4e1-96ff554aee8c
f2d4e374-240f-4bc7-96b4-ea918334bb23

Чара азагында «Салтыков-Щедрин дөньясында» дигән китап күргәзмәсе янында әдәбиятка күзәтү узды, анда язучының иң танылган әсәрләре тәкъдим ителде. 
«Бөек сатирик» әдәби портреты хәтердә якты сатирик сюжетларны яңарту, аларның яшерен мәгънәләрен аңлау һәм классиканың актуаль һәм мавыктыргыч була алуына инану мөмкинлеге тудырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: