«Җиде таҗлы чәчәк белән әкияткә» әдәби портрет (6+)

1897 елның 28 гыйнварында танылган язучы, шагыйрь, драматург, хәрби корреспондент –  Валентин Петрович Катаев туган. Валентин Катаев күпләргә үзенең «Цветик-семицветик», «Дудочка и кувшинчик» әкиятләре белән таныш. Язучының гыйбрәтле «Цветик-семицветик» әкияте лаеклы рәвештә иң яхшы һәм иң яраткан балалар әсәрләре исемлегенә керә. 
«Китап белән бергә үсәбез» программасы кысаларында, 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Искорка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. 

дгевдвегдг
фото 1
фото 2

Китапханәче балаларны Валентин Катаевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның балаларны бик яратуы һәм еш кына үзенең яхшы киңәшләре һәм гыйбрәтле хикәяләре белән мөрәҗәгать итүе турында сөйләде. Яшь китап сөючеләр «Цветик-семицветик» әкиятен тыңлады, таҗларның төсләре турында табышмаклар чиште, мәсәлән – «Мандарин кабыгы, сусыл хөрмә һәм апельсин төсенә буялган» һ.б. Балалар «Оча – очмый» уенында актив катнашты. Чара азагында һәр бала тылсымлы таҗың булса, нинди теләк теләр иден дигән сорауга җавап бирде. Җаваплар төрле булды: мәктәптә яхшы укырга, самокат, электросамокат, әби өчен алмагач, китап һ.б.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: