«Батыр булсаң да, тыйнак син»: әдәби портрет (18+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәтләреннән файдаланучы сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен, әдәби кичә уздырылды. Ул «алтмышынчылар» плеядасының иң мөлаем һәм батыр йөрәкле шагыйрәсе, ХХ гасырның иң яхшы лирикларының берсе, язучы һәм тәрҗемәче Белла Ахмадуллинаның 85 еллык юбилеена багышланды.

О мой застенчивый герой
IMG-20220418-WA0020
IMG-20220418-WA0026
IMG-20220418-WA0023

Катнашучылар шагыйрәнең тормыш юлы, аның әйләнә-тирә даирәсе һәм әдәби иҗаты турында кызыклы фактлар белән танышты. Аның гаҗәеп шигырьләрен тыңладылар һәм 1 нче санлы музыка мәктәбе укытучысы Елена Емалтынова һәм Алия Габдуллина башкаруында авторның шигырьләренә язылган «По улице моей который год», « А напоследок я скажу» кебек күпләр яраткан музыкаль әсәрләрне ишетеп ләззәтләнделәр. Белла Ахмадуллина журналист ролендә катнашкан «Живёт такой парень» нәфис фильмыннан өзекне һәм автор башкаруында  «Памяти погибших поэтов» шигыренең видеоязмасын карадылар. Шагыйрәнең «Озноб», «Метель», «Сад» һ.б. шигъри җыентыклары белән таныштылар. 

Чара барышында катнашучылар Белла Ахмадуллинаны үзләре өчен уникаль шагыйрә генә түгел, ә тәрҗемәче һәм үзенчәлекле кабатланмас чәчмә әсәрләр авторы буларак та ачты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: