«Язмышлар һәм юллар тыкрыгында» әдәби портреты (12+)

Студентлар өчен 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Язмышлар һәм юллар тыкрыгында» дигән әдәби портрет үткәрелде. Чара XX гасыр рус әдәбиятының иң фаҗигале һәм даһи фигураларының берсе — Марина Ивановна Цветаевага багышланды.
Студентларга Маринаның Мәскәүдә интеллигенция гаиләсендә узган балачагы, пианиночы әнисенең һәм танылган музейга нигез салган әтисенең йогынтысы, бик иртә шигъри сәләте тууы турында сөйләделәр.  
Яшьләр төрле чорларга караган:  «Вечерний альбом» башлангыч чор лирикасыннан («Мне нравится, что вы больны не мной…») алып поэмаларга һәм Алабугада язылган соңгы юлларына кадәр шигырьләрен сәнгатьле итеп уку әзерләгән иде. 

24ф. (6цветаева)
24ф. (7)цветаевамари)

Аеруча фаҗигале финалга игътибар бирелде: 1941 елда эвакуацияләнү, ни өчен Цветаеваның башка язучылар белән Чистайга түгел, ә Алабугага килеп чыгуы, аның эш табарга тырышулары һәм соңгы ялгызлыкта үткән көннәре турында сүз барды. 

Кичә фикер алышу белән тәмамланды: ни өчен Цветаева бүген дә актуаль? Аның шигърияте ничек кеше хисләрен аңларга булыша? Безнең заманда «фаҗигале чиксезлек» шагыйре булу нәрсәне аңлата?

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: