«Детектив остасы» әдәби портрет (12+)

21 март көнне Әдәбият тарихы музеенда ТР Язучылар берлеге әгъзасы Шамил Шәйдуллинның тууына 85 ел булуга багышланган «Детектив остасы» дигән әдәби портрет узды. 
Очрашу барышында балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Яшь буынны авторның чынбарлык вакыйгаларына нигезләнеп язган әсәрләре кызыксындырды. 

пдолажпоаоп
IMG_20240321_130110_937
IMG_20240321_130118_351

Шулай ук Шамил Шәйдуллиның музей фондында сакланучы шәхси әйберләре зур кызыксыну уятты. Бу фотосурәтләр, автор җыйган визиткалар тупланмасы, шәхси документлар күчермәләре, ул кулланган фотоаппаратлар. Барлык материалларны музейга язучының тормыш иптәше тапшырган. 
Шамил Шәйдуллин рус һәм татар телләрендәге «Көтелмәгән очрашулар» («Неожиданные встречи», 1988), «Сөембикә шәмдәле эзеннән» («По следам свечи Сююмбике», 1992), «Кляп из ваучеров» ( 1994), «Вөҗдан ярасы» («Рана души», 1995), «Триумф тьмы» (2006) һ.б. китаплар авторы. Өч дәрәҗә «Мактаулы хезмәт» медале, «Россия Эчке эшләр министрлыгы оешуга 200 ел» медале, «Хезмәт ветераны» исеме белән бүләкләнгән.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: