«И.С. Тургенев – бөек сүз һәм тел остасы»: әдәби портрет (12+)
17 нче санлы китапханә тамашачылар игътибарына «И.С. Тургенев – бөек сүз һәм тел остасы» исеме астында танылган рус язучысының әдәби портретын тәкъдим итте. Чарага килүчеләр бөек сүз остасының иҗатына аның танылган рус композиторларын опера, романслар язарга илһамландырган шигъри әсәрләрен кабул итү аша күз салды. О.Погудин башкаруындагы Иван Сергеевич шигыренә иҗат ителгән «Утро туманное» музыкаль-шигъри композиция-романсы катнашучыларның күңелен яулады. Чара азагында алып баручылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында «Тургенев дөньясында» дигән викторина уздырды. И.С.Тургенев әсәрләре һәрвакыт актуаль һәм укучылар арасында популяр. P.S. «И.С. Тургенев – бөек сүз һәм тел остасы» әдәби портреты – Пушкин картасы буенча үткәрелгән чара. Пушкин картасы буенча үткәрелүче китапханә чаралары белән оәсми сайтта һәм Культура.РФ сайтында танышырга мөмкин.
|