«Александр Твардовский: «По праву памяти живой…» әдәби портрет (12+)

21 мартта Бөтендөнья шигърият көнендә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын 2025 елда тууына 115 ел тулуны билгеләп үтүче күренекле рус шагыйре Александр Трифонович Твардовскийга багышланган «Александр Твардовский: «По праву памяти живой…» дигән әдәби портретка чакырды. 

10ф. «Александр Твардовский По праву памяти живой». Слушаем отрывок из поэмы «Василий Тёркин»
10ф. «Александр Твардовский По праву памяти живой». Участники мероприятия
10ф. «Александр Твардовский По праву памяти живой». КВ
10ф. «Александр Твардовский По праву памяти живой»

Чарада катнашучылар фронт корреспонденты юлын үткән шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды. Аның иҗатында иң төп әсәрләрнең берсе «Василий Тёркин» поэмасы: язылу тарихы, геройның прототиплары белән якыннанрак танышты, «О награде» бүлеген үзенчәлекле итеп укыганның видеосын карады. 
Чарада шагыйрьнең шигырьләренә язылган «Я убит подо Ржевом», «Когда пройдешь путем колонн» җырлары һәм Твардовскийның Бөек Ватан сугышы турындагы «Рассказ танкиста», «Я знаю, никакой моей вины…», «Партизанам Смоленщины» һ.б. күпсанлы шигырьләре яңгырады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: