«Тышлык астында тулы бер дөнья» әдәби күзәтү (6+)

16 декабрьдә 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Тышлык астында тулы бер дөнья» дигән әдәби күзәтү узды. Яшь укучылар мавыктыргыч күптөрле энциклопедияләр дөньясына, аларның тарихына кереп чумды. Балалар энциклопедияләрнең фактлар белән тулы китап кына түгел, ә дөньяны танып белүдә чын ярдәмчеләр булуын белде. Китапханәче беренче энциклопедияләр, аларның барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйләде. 

20251216_125321
20251216_124337
20251216_130019
20251216_130157
20251216_130417

Укучылар борынгы акыл ияләре һәм галимнәрнең киләчәк буын өчен белемнәрне җыюлары һәм системалаштырулары турында зур кызыксыну белән тыңлады. «Мәкальне җый» биремендә балалар мәгънәсе буенча туры килгән мәкальләрнең бер өлешен икенчесе белән бик мавыгып тоташтырды. Физкультминут интеллектуаль биремнәр арасында күңелле бер тәнәфес булды. «Китап нәрсә ярата» бәйгесендә балалар китаплар һәм аларга карата сакчыл мөнәсәбәт турында сорауларга дустанә рәвештә җавап бирде. «Әйберләр буенча ата» уены вакытында яшь укучылар, тапкырлык һәм зиһенлекләрен эшкә җигеп, бер авырлыксыз геройларны һәм әкият исемнәрен атады. Чара азагында әкиятләр буенча блиц-сораштыру үткәрелде, анда китапханә укучылары бик теләп яраткан геройларын искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: