«Хәзинә эзлибез! Барысы да ишетсен!»: әдәби мини-квест (6+)

28 октябрь көнне 10 нчы санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен  әдәби квест үткәрелде. Яшь китап сөючеләр хыялдагы корабта, хәзинә эзләп, мавыктыргыч сәяхәткә кузгалды.  

сбор
10ф. Рагадываем шифр
10ф. «Ищем клад! Трубите сбор!»

Мини-квест биш утрауга сәяхәт рәвешендә узды, яшь хәзинә эзләүчеләргә барлык сынауларны җиңеп чыгарга кирәк булды. Һәр биремне үтәгәннән соң, катнашучыларга хәзинәләр картасы фрагментлары бирелде, аның барлык кисәкләрен җыеп кына хәзинәне табарга мөмкин булды.  
«Серле утрау»да командалар Пират Джон Силверның әдәби табышмакларын чиште. Хәзинәләр картасының бер өлешен алып, балалар «Иҗади утрау»га килеп чыкты. Анда команда белән җитез генә рәсемне ясап бетерүдә көч сынаштылар. «Әкият утравы»нда балалар, башваткычны чишеп, әкият адресатларына хатлар җибәрде, әлеге утрауның яңа губернаторы кем булачагын белде. «Әкияти математиклар утравы» укучыларны әкиятләр турында табышмаклар белән каршы алды. Бу утрау янында балалар язу салынган шешә тотып алды, әлеге кәгазьдән картаның соңгы өлешен каян эзләргә икәнен белделәр. Аларны юл «Буталчык утрау»га таба илтте. Утраудагыларның буталчык биремнәрен үтәгәннән соң, балалар тылсымлы Китапка яшерелгән хәзинәне таптылар.  
Әлеге үзенчәлекле һәм мавыктыргыч сәяхәт балаларга да, алып баручыларга да бик күп шатлыклы һәм күтәренке кәеф бүләк итте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: