«Ромашкалы кәеф» әдәби миксы (6+)

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – гаилә кыйммәтләре һәм якын кешеләр арасында үзара аңлашуның мөһимлеген ассызыклаучы бәйрәм билгеләп үтелә. Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан 8 июльдә китапханәчеләр  15/XX йорты ишегалдында әдәби микс уздырды.
Чараның башында китапханәчеләр балалар белән гаилә һәм аның ни өучен һәр кеше өчен шулкадәр әһәмиятле булуы турында сөйләште. Балалар хәрәкәтчән уеннарда, «Мактау сүзләре», «Чәчәкне таны», «Пантомима» бәйгеләрендә актив катнашты, викторина сорауларына җавап бирде.

3ф. Литературный микс «Ромашковое настроение»(6 ). (3)
3ф. Литературный микс «Ромашковое настроение»(6 ). (4)
IMG_20260616_105628_696
IMG_20260616_105628_713
IMG_20260616_105628_741
IMG_20260616_105628_757
IMG20250708164058

Аннан соң балалар китапханәчеләр җитәкчелеге астында бәйрәм символын – ромашканы ясады, ромашкада һәр гаиләгә теләкләрен язып куйды. Нәтиҗәдә һәр катнашучының иң якыннарына һәм туганнарына бүләк итәрлек үз ромашкасы барлыкка килде. Барлык теләге булганнар ромашкалардан ясалган рамка белән фотога төшә алды. 
Бу вакыйга балаларга үз туганнарың һәм дусларыңа карата сакчыл мөнәсәбәт турында искә төшерү, гаиләнең өлкән кешеләренә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтү өчен бик яхшы мөмкинлек булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: