«Ромашкалы кәеф» әдәби микс (6+).

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – гаилә кыйммәтләрен һәм якын кешеләр арасында үзара аңлашуның әһәмиятен ассызыкларга чакыручы бәйрәм билгеләп үтелә. Әлеге күркәм вакыйга уңаеннан 8 июльдә 3 нче санлы китапханә хезмәткәрләре  15/XX йорты ишегалдында әдәби микс уздырды.

3ф. Литературный микс «Ромашковое настроение»(6 ). (2)
3ф. Литературный микс «Ромашковое настроение»(6 ). (3)
3ф. Литературный микс «Ромашковое настроение»(6 ). (4)
3ф. Литературный микс «Ромашковое настроение»(6 ). (5)
3ф. Литературный микс «Ромашковое настроение»(6 ).
Чара башында китапханәчеләр балалар белән нәрсә ул гаилә һәм һәр кеше өчен аның ни өчен шулкадәр кадерле булуы турында сөйләште. Балалар хәрәкәтчән уеннарда, «Матур сүзләр», «Чәчәкне таны», «Пантомима» бәйгеләрендә актив катнашты, викторина сорауларына җавап бирде.
Шуннан соң балалар китапханәчеләр җитәкчелегендә бәйрәмнең символын – ромашканы ясады, күңел җылысын салып, үз гаиләләренә теләкләрен язды. Нәтиҗәдә һәркемнең үз ромашкасы барлыкка килде, балалар аны якыннарына һәм туганнарына бүләк итә алачак. Теләге булганнар ромашкалардан ясалган рамка белән фотога төшә алды.
Әлеге вакыйна балаларга үз туганнары һәм дусларына карата сакчыл мөнәсәбәттә булуның мөһимлеге турында искә төшерү, гаиләнең өлкән әгъзаларына карата ихтирам һәм игътибарлылык күрсәтергә өйрәтү өчен яхшы мөмкинлек булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: